Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады
Чәч алдырган вакытта, салмак формада кистерергә кирәк, ди хәзрәт.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Ислам динендә ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады.
«Ир кешегә чәчне җилкәгә кадәр үстерергә ярый. Пәйгамбәребезнең дә чәче җилкәсенә кадәр дә, колагыннан өстәрәк тә булган, дип әйтелә. Чәчне алдырган вакытта ул салмак, тигез формада булырга тиеш, ниндидер „баскычлар“ ясау кирәкми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Хәзрәт хатын-кызларга чәч буярга рөхсәт ителүе турында да сөйләде.
«Чәчне карадан тыш, башка төсләргә буярга була. Бу очракта буяу тәһарәт алганда су үткәрә торган булырга тиеш», — диде «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы.
Галерея: «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмәдән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз