Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела
Алтын зәркән бизәнү әйберләре һәм ефәк күлмәкләр ир кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә, ди хәзрәт.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ислам динендә ир кешеләргә алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый, ди «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов.
«Ир-атларга табигый ефәк күлмәкләр һәм алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турыдан-туры әйткән хәдисләр бар. Икенчедән, бу фәнни яктан да дәлилләнгән. Мондый әйберләр ир-атның сәламәтлеге өчен зыянлы», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алмаз хәзрәт сүзләренчә, бу кагыйдә ир-атларга гына кагыла.
«Хатын-кызлар ефәк күлмәкләр һәм алтын зәркән бизәнү әйберләре кия ала», — дип өстәде «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы.
Галерея: «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмәдән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз