Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Хач ману вакытында мөселманнарның суга кермәве хәерле
Бүген төнлә православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен уздыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан Нуры мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Хач ману бәйрәмендә мөселманнарның суга кермәве хәерлерәк булуын әйтте.
«Бу кешенең ниятенә карый. Су коенып чыгу гына бер, ә дини йолага кушылу икенче әйбер. „Нинди халыкны, милләтне яратасың, шулар белән бергә кубарыласың“, — диелгән. Шуңа күрә мөселманнарның Хач ману бәйрәмендә суга кермәве хәерлерәк. Бәкене ярымай формасында тишүчеләр дә бар, болай итү дә дөрес түгел», — дип сөйләде Алмаз хәзрәт Мөхлисов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Православие динендәгеләр һәм мөселманнар бер-берсенең йолаларын хөрмәт итә, диде имам-хатыйб.

«Бер-беребезнең дини йолаларында катнашмасак та, аларга каршы килмибез, киресенчә, бәйрәмнәр белән котлашабыз», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, православие динен тотучылар өчен Хач ману бәйрәме 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз