news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Хәмзин: “Юмор мине коткара” - "Идел" журналы

Әсәрләргә сюжетны чынбарлыктан алам. Персонажларны икенче исемдә бирәм. Сюжетлар миндә тулып ята. Чөнки Алмаз абыегыз күпне күргән.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", "Идел"). Төшке аш вакытында Алмаз абый Хәмзинне “тотып алдык”. Һәм, гадәттәгечә, иҗади шәхесләргә бирелә торган “Соңгы арада нәрсә иҗат итәсез?” дигән сорауны бирдек…

АХ – “Казан утлары” Түбән Кама санын чыгара. Шул төбәктән булгач, без авторларның язмаларын чыгаралар. Бер повесть биргән идем, аннан соң Рафаэль Сәхәби турында яздым. Шуннан соң мәзәкләр дә яз инде, дигәч, аны да язып бирдем. Шулай итеп, бу юлы журнал синеке, диделәр. Түбән Камадагы авторларны сораганнар иде. Мин әйтәм, юк анда җүнле язучы. Сораштыра торгач, чыннан да юк булып чыкты. Тотындылар миңа: әйдә, тегене яз, моны яз! Ашыга-ашыга язып бирдем. Анда “Бармагыңнан үбәр идем” дигән повесть чыга. “Идел”гә дә бер язма бирдем, укырсыз.

Әсәрләргә сюжетны чынбарлыктан алам. Персонажларны икенче исемдә бирәм. Сюжетлар миндә тулып ята. Чөнки Алмаз абыегыз күпне күргән. Шунсы кызык: сез белгән шәхесләр белән бәйле минем үткән гомер. Шул вакыйга-хәлләрне әдәбиләштереп язам.

– Гел эшлисез дә эшлисез, ял итәргә бардыгызмы соң?

Барып булмый шул ул. Алмаз абыегыз болай гына күңелле йөри кебек. Түгел, тормышта төрлесе бар. Менә әнине күмеп килдем күптән түгел генә, 91 яшь иде. Юмор мине коткара, әлбәттә. Эшлим, эшлим, эшлим… Мине юмор эшләтә, яшәтә.

– Алия нишләп йөри? Җырламый ахры хәзер?

Алия театр училищесында укыта. Эшен бик ярата. Чакырган җиргә бара, җырлый. Беләсезме ни өчен җырламый, чөнки телевизорда да, матбугатта да минем байтак кына, “болай эшләргә ярамый”, “сәнгать кая бара”, “телевидение кая бара”, кебек тәнкыйтьләрем чыкты. Шуңа, бүтән үткәрмәскә, кертмәскә дигән әмер булган. Миннән үч алалмыйлар, Алиягә эләкте. “Булдыргансың, әти!” – диде.

Сәхнәдә юмор пеләшләнде, минем кебегрәк. Тәнкыйтьне әйтергә кирәк. Мин дә әйтмәсәм, кем әйтер. Белә торып әйтмим икән, үземне кимсетеп йөрим. Мин ул турыда публицистик әйбер язачакмын. Ул зур тема. Мин аның бөтен нечкәлеген беләм.

Башкалар да, минем кебек булыр өчен, Алмаз Хәмзин әйтмешли, дип сөйлиләр. Миңа эләгә. Пошлый юмор сөйлиләр икән – мин гаепле. Мин анда бөтенләй юк. Ярар, сөйләсеннәр, миңа ябышмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot