Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз Хәмзин: Татарлар арасында сатира язучылар җитми
«Чаян» журналы мөхәррире фикеренчә, язучылар «Чаян» журналында үз фикерләре белән уртаклашырга, башкаларны тәнкыйтьләргә курка.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Юмор остасы, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин бүгенге көндә татарлар арасында сатира язучылар җитмәвен әйтте.
«Элек бездә бөек сатириклар эшләде. Ә хәзер сатира язучылар юк. Ачынып әйтәм. Хәзер халык шагыйрьләре бар. Ә алар беркайчан да шушы „Чаян“да җәмгыятькә карата үз карашларын язмый. Куркалар. Аларны да аңлыйм. Әйтик фельетон язсаң, судка бирергә мөмкиннәр. Ә бу судны син дөрес булсаң да ота алмыйсың. Җәмгыятьнең күзенә карап әйтәм мин моны», — диде ул.
Алмаз Хәмзин сүзләренчә, татар юморында эшләве кыен.
«Юморда шуның хәтле эшлисе килә. Әмма бу өлкәдә дәүләт идеологиясе юк. Шунлыктан ниятләрне тормышка ашыруы бик авыр. Татар юморында аеруча авыр инде ул. Ләкин минем бит сатирик булып гомерем үтә. Шәп иттереп эшлисе килә. Безнең бурыч — җәмгыятебезнең җитешмәгән якларын шушы юмор, сатира аркылы матурайту», — диде сатирик «Интертат»ка интервьюда.
Википедия сайтындагы белешмә буенча, юмор — уңай, эчкерсез шаяру. Сатира — начар гамәлләр, социаль конфликтларны мыскыллап көлү. Юмордан аермалы буларак, сатирада тасвирлаган күренешне тәнкыйтьләү алымнары кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз