news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хәмзин “Саз” ансамбле турында повесть яза

Әлеге ансамбльдә автор һәм башкаручы, язучы 13 ел җырлап йөргән.

Алмаз Хәмзин “Саз” ансамбле турында повесть яза
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Алмаз Хәмзин легендар “Саз” халык вокаль ансамбле турында повесть язачак. Бу хакта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шәхсән үзе хәбәр итте.

Бүген Татарстан китап нәшриятының “Нур” китап кибетендә юмор остасы, артист, композитор, язучы Алмаз Хәмзинның “Бармагыңнан үбәр идем...” дип исемләнгән яңа китабы тәкъдим ителде.

Исегезгә төшереп узабыз, “Нур” кибетендә ел дәвамында Татарстан китап нәшриятында басылган китапларны тәкъдим итү кичәләре оештырып килде. Алмаз Хәмзинның “Бармагыңнан үбәр идем...” китабын тәкъдим итү кичәсе, әлеге проектның быелгы чараларына нокта куйды.

Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев кичәгә җыелганнарга Алмаз Хәмзинның төрле сыйфатлары хакында бәян итеп узды. “Шаян, әмма бик моңсу иҗатчы. Аның әсәрләренә тирән фәлсәфә ята. Ул беркайчан да фикерен әйтеп бетерми, ниндидер серлелек калдыра. Яңа чыккан китабының исемендә яшерен сер сизелә”, - диде Айдар Гыймадиев.

Алмаз Хәмзинның “Бармагыңнан үбәр идем...” китабында җәмгысе биш әсәр урын ала. Тормыштан алынган фактларны язучы фантазиясе белән баеттым, ди ул үзе. “Бу китап минем - эксперимент. Китап укучылар минем мондый әсәрләрне ничек кабул итәрләр, дигән сорауга җавап табасы килгәннән язылды. Гаҗәеп тизлек заманында яшибез. Китап укучылар да үзгәрә, яфрак кыштырдаганын да язып тутыра алам, ләкин ул хәзер кемгә кирәк?”

Алмаз Хәмзин кичәгә килгәнннәрнең күп санлы сорауларына да җавап бирде. Тормыш, иҗат юлы белән таныштырып узды. Киләчәккә планнарын да барлады. “Мин 13 ел атаклы баянчы Рифкать Гомәров оештырган “Саз” ансамблендә җырладым. Ансамбльдәге талантлы, чибәр кызлар һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Рифкать Гомәров истәлеген әдәби әсәрдә чагылдырып калдырасы килә. Хәзерге вакытта әсәремә фактлар җыю белән мәшгульмен. Мин бит бик озак әзерләнәм, аннары тиз генә язып куя торган гадәтем бар”.

А.Хәмзин “Саз” ансамбленә беренче адымнарын һәм төрле сәхнәләрдә, шул исәптән ансамбль кызларының Леонид Брежнев каршысында чыгыш ясаган вакытларын искә алып узды. Шулай ук, гармунда уйнап үзе иҗат иткән җырларны башкарды, юмористик хикәяләрен сөйләп кунакларның күңелен күтәрде.

Белешмә: Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Җырчы, конферансье, алып баручы, режиссер, популяр көйләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

1977 елда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. 1971 – 1984 елларда – атаклы «Саз» ансамбле җырчысы.

Төрле елларда Алмаз Хәмзин Куйбышев исемендәге Мәдәният сараенда – директор урынбасары, «Комсомолец» клубында – директор, «Татарстан» телерадиокомпаниясендә – мөхәррир һәм күпсанлы сценарийлар авторы булып хезмәт итә. Бу еллар эчендә ул төрле тапшырулар башлап җибәрә («Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаян сәхнә», «Капка төбе» һ.б.), сәхнәдә йөзләгән концертларның алып баручысы була.

1979-1980, 1996-2000 елларда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы, режиссер, конферансье, концертлар алып баручы булып эшли. 2005 - 2009 елларда – Казан театр училищесының татар эстрада бүлеге җитәкчесе һәм мөгаллиме, 2009 - 2013 елларда – «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире була. Хәзерге көндә «Чаян» журналында бүлек мөхәррире.

Алмаз Хәмзин тамашачыларга җырлар («Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» һ.б.), эстрада өчен юмористик хикәяләр, монологлар, пьесалар аша таныш. Аерым басмаларда үзенең сәхифәләрен булдырды («Татарстан яшьләре»ндә – «Алмаз бөртекләре», «Безнең гәҗит»тә – «Аз - маз Хәмзетдин», «Шәһри Казан»да – «Юмор баганасы»). Көндәлек матбугатка публицистик мәкаләләр дә яза. Беренче китаплары 2000 елда «Матбугат йорты» нәшриятында «Мәктәп балалары өчен җырлар», 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Озак яшисегез килсә...» дигән һәм башка китаплары басылып чыты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100