news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хәмзин филармониядә 70 яшьлек юбилей кичәсен уздырырга җыена

«Татарның ХУҖАсы» дип аталган кичә шимбәгә билгеләнгән.

Алмаз Хәмзин филармониядә 70 яшьлек юбилей кичәсен уздырырга җыена
Александр Эшкинин

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә, 16 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Татарның ХУҖАсы» дип аталган кичә (6+) була, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясе. Башлана – 16.00 сәгатьтә.

Программага Алмаз Хәмзин язган җырлар, чәчмә әсәрләр, юмор һәм сатира кертелгән. Чарада Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Шәмси Закир, Фирзәр Мортазин, Раяз Фасихов, Алинә Шәрипҗанова, «Мунча ташы» театры, Раил Садриев, Рифат Зарипов, Алия Хәмзина катнаша.

Белешмә өчен: Хәмзин Алмаз Наил улы 1947 елның 18 сентябрендә Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Җырчы, конферансье, алып баручы, режиссер, популяр көйләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

1977 елда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. 1971-1984 елларда – атаклы «Саз» ансамбле җырчысы.

Төрле елларда Алмаз Хәмзин Куйбышев исемендәге Мәдәният сараенда – директор урынбасары, «Комсомолец» клубында – директор, «Татарстан» телерадиокомпаниясендә – мөхәррир һәм күпсанлы сценарийлар авторы булып хезмәт итә. Бу еллар эчендә ул төрле тапшырулар башлап җибәрә («Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаян сәхнә», «Капка төбе» һәм башкалар), сәхнәдә йөзләгән концертларның алып баручысы була.

1979-1980, 1996-2000 елларда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы, режиссер, конферансье, концертлар алып баручы булып эшли. 2005-2009 елларда – Казан театр училищесының татар эстрада бүлеге җитәкчесе һәм мөгаллиме, 2009 - 2013 елларда – «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире була. Хәзерге көндә «Чаян» журналында бүлек мөхәррире.

Алмаз Хәмзин тамашачыларга җырлар («Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» һәм башкалар), эстрада өчен юмористик хикәяләр, монологлар, пьесалар аша таныш. Аерым басмаларда үзенең сәхифәләрен булдырды («Татарстан яшьләре»ндә – «Алмаз бөртекләре», «Безнең гәҗит»тә – «Аз – маз Хәмзетдин», «Шәһри Казан»да – «Юмор баганасы»). Көндәлек матбугатка публицистик мәкаләләр дә яза. 2000 елда А.Хәмзиннең «Матбугат йорты» нәшриятында «Мәктәп балалары өчен җырлар», 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Озак яшисегез килсә...» дигән китаплары басылып чыты. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100