news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Хәмзин – Бабам һәм әтием сугышта катнашкан

Сәхнә остасы 10 майда Татарстан язучылар берлегендә Бөек Җиңүгә багышланган концерт тәкъдим итәчәк.

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 10 майда 17:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан,  Алмаз Хәмзин концерт тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, юмор остасы, жырчы, композитор Алмаз Хәмзин үзе хәбәр итте.

Бәйрәм концертына сугыш, тыл ветераннары һәм каләм әһелләре чакырылган. «Татарстан язучылар берлеге белән тыгыз иҗади хезмәттәшлектә без. Һәр бәйрәм саен, бергәләп, үз иҗатымны чагылдырган концерт оештырабыз. Бәйрәм программасында гармун, җыр һәм үзем катнашачакмын. Сугышка багышланган җырларым да бар. Минем бит бабам да, әтием дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бабам  немецларда әсирлектә дә булган, әтием сугыштан инвалид булып кайтты. Сугышның ачысын аз татымаганнар, гомер буе шундагы хатирәләрен сөйли торган иделәр. Бу хакта язылган истәлекләрем дә бар», – ди Алмаз Хәмзин.

Тукай клубында булачак концертка керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot