«Казан утлары» проза, поэзия һәм әдәби тәнкыйтьтән тора – төп шул өч жанр. Аларга публицистика, тарих, сәнгать, хәтер һ.б. рубрикалар өстәлә. «Казан утлары»ның төп миссиясе тәҗрибә ясау түгел дип уйлыйм. Башкаларга килешә ул тегеләй эшләп карау, болай эшләп карау, креатив чаралар... Ә без әдәбиятның энҗе бөртекләрен җыйнап, эшкәртеп, халыкка таратырга тиеш. Төп бурыч шул.
Бер кызыклы күзәтү: элек яза торган һәм язмый торган кешеләр бар иде, матуррак итеп әйтсәк, язучылар һәм укучылар бар иде. Хәзер язучылар һәм укучылар арасында зур бер катлам барлыкка килде – алар язалар, ләкин күбесенең нәрсә язганын аңлап булмый, нәрсәгә бу эшкә тотынганнарын да белеп булмый. Гаджетлар чыгу мондый эш белән шөгыльләнүчеләрне шулкадәр күбәйтте.
Хәзер бер кызык формат барлыкка килде – сөйләп чыгуны хикәя дип тәкъдим итәләр. Анда язмышлар сөйләнә, дөрес, аны яратып укыйлар. Уйлап карасаң, бөтен кешенең – синең дә, минем дә язмышым бар – барыбызның язмышы буенча да андый «хикәя» язып була. Ләкин бит чын хикәянең сюжеты, тәрбияви өлеше, мәгънәсе булырга тиеш. Менә шундый язмышларны язуны хикәя дип атаучы зур катлам барлыкка килде һәм алар безгә... авырлык тудыра, димим инде, мәшәкать арттырды. «Казан утлары»на язмалар бик күп килә. Мин эшләгән заманнарга караганда язмалар 2-3 тапкыр күбрәк килә хәзер», – ди ул.
Алмаз Гыймадиев белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.