Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алмаз Әхмәтшинның үлеме сәбәпле, Марат Хөснуллин кайгы уртаклашу белдерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Смоленск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алмаз Әхмәтшинның вафат булуы сәбәпле, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Телеграм-каналында кайгы уртаклашуын белдерде.
Хөснуллин Әхмәтшинны күренекле профессионал һәм зур йөрәкле зирәк җитәкче буларак күптән белүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Алмаз Сәлим улы үзенең гомерен төзелеш тармагын, торак-коммуналь хуҗалыгын һәм инфраструктураны үстерүгә багышлаган, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Смоленск өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән.
«Туганнарының, якыннарының, дусларының һәм аны белгән һәркемнең кайгысын уртаклашам», – дип йомгаклады Хөснуллин.
«Татар-информ» агентлыгы Алмаз Әхмәтшинның 58 яшендә вафат булганын хәбәр иткән иде. 2023 елдан ул Смоленск өлкәсе Хөкүмәте командасында эшли, төзелеш секторы, юл хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура өчен җавап бирә. Моңа кадәр ул, үзен югары квалификацияле һәм үз эшенә бирелгән лидер буларак танытып, Татарстан Республикасы үсешенә сизелерлек йогынты ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз