news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алматыда Татар музыкасы концерты уза

Мәдәни чараны Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы оештырган.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген “Рухани Жанғыру” программасы кысаларында Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татар музыкасы концерты уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казахстанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев - Алматыда Татар музыкасы концерты мәдәни чарасының мәртәбәле кунагы. 700 кешелек зал шыгрым тулы, билетлар сатылып беткән.

Концерт алдыннан Васил Шәйхразиев Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең генераль директоры Җенис Сейдулла улы белән очрашты. Алар Казахстан - Татарстан республикалары арасындагы мәдәни багланышлар турында сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot