news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән якынча 200 егет армиягә китәчәк

Әлмәттән якынча 200 егет армиягә китәчәк
Фото: "Татар-информ" архивы

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чор дәвамында 200 гә якын әлмәтле армия сафларын тулыландырачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резеда Исмәгыйлева яза.

Армиягә китүчеләр махсус хәрби операциядә катнашмаячак, аларның һәммәсе Россиядә урнашкан хәрби частьларга җибәреләчәк, дип ышандыралар. Армия сафларында хезмәт итү срогы тәмамланганнан соң барлык егетләр дә өйләренә вакытында әйләнеп кайтачак, диделәр хәрби комиссариатта.

Әлмәт егетләре Самара өлкәсендә урнашкан шефлыкка алынган ике төп хәрби частькә хезмәт итәргә китә. Шулай ук Президент полкына һәм берничә башка хәрби частьләргә китүчеләр дә бар. Әлмәт шәһәре һәм районы комиссары Ришат Сабиров авыл җирлекләре башлыкларын, уку йортлары һәм предприятиеләр җитәкчеләрен хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенә ярдәм итүне дәвам итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100