news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән сигез укучы Кремльдә узачак чыршы бәйрәменә барачак

Сигез яшь әлмәтле Кремльдә узачак чыршы бәйрәменә барачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәттән сигез бала илнең төп чыршысына Кремль сараена юл тотачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу егетләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, отличниклар һәм активистлар. Хәзер алар әйберләрен җыялар һәм кирәкле медицина әзерлеге узалар.

Моннан тыш, Казанда Республика чыршысы узачак, анда Әлмәтнең 120 укучысы чакырылган иде.

Әлмәттә 21-28 декабрь көннәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда бәйрәм узачак. Балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм 1-8 сыйныф укучылары бәйрәм бүләкләре алачак. Ә махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары өчен маркетплейска сертификатлар әзерләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot