news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән Оренбург халкына чираттагы гуманитар ярдәм китерелгән

Оренбург өлкәсенә Әлмәттән эчәргә яраклы су төялгән фура барып җитте. Барлыгы 5 литрлы 2 мең данә шешә су алып барганнар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Искәртик, Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Йортсыз калучылар күп.

Әлмәттә гуманитар ярдәм кабул итү дәвам итә. Җыю пунктының адресы: Ленин урамы, 21 (Яшьләр үзәге). Ул 8.00-20.00 сәгатьтә эшли. Шәхси гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, урын-җир әйберләре һ.б. кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot