news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына пилотсыз очкычлар, мичләр, хатлар җибәрделәр

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына пилотсыз очкычлар, мичләр, хатлар җибәрделәр
Фото: t.me/pressalmet

Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар йөк җибәргәннәр. Өч бүлекчә өчен 18 тонна махсус йөк җыйганнар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәрби хезмәткәрләр өчен пилотсыз очкычлар, чылбырлы платформада роботлар, мичләр, запас частьләр һәм элемтә чаралары җибәргәннәр. Моннан тыш, һәр хәрби мәктәп укучыларыннан хатлар алачак. Йөкне мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү буенча штаб җитәкчесе урынбасары, Әлмәт районы шәһәр Советы депутаты Вячеслав Колотовкин озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100