news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 9 квадроцикл җибәрделәр

Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт районы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 10 тоннадан артык булган 46нчы гуманитар конвой озатылды.

Бу юлы хәрбиләргә 9 квадроцикл, элемтә чаралары, кулдан ясалган мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон көрәш системасы, беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, эчке киемнәр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot