Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 5 тоннадан артык гуманитар ярдәм илттеләр
Әлмәттән 430нчы полкка чираттагы гуманитар йөкне илттеләр. 24нче конвой хәрбиләр өчен 5 тоннадан артык кирәкле әйберләр һәм медикаментлар алып килгән. Анда май, шәхси посылкалар, медицина җиһазлары, маскировкалау челтәрләре, автомобиль запчастьлары, балалар хатлары һәм рәсемнәре дә бар.
Хәрбиләр район башлыгы Тимур Нагумановка, волонтерларга һәм читтә калмыйча безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче барлык битараф булмаган кешеләргә ихлас рәхмәт белдерде.
Районда гуманитар ярдәм җыю һәм алгы сызыкка җибәрү эше дәвам итә.
«Гомуми эшкә, Җиңүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт», - диде район башлыгы.

Фото: © ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте
Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару өчен тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. Бу турыда тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны аша белергә була.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз