Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 20 тонна ярдәм җибәрделәр
Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 20 тонна ярдәм җибәрделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Посылкаларга азык-төлек, медикаментлар, техника, генераторлар, элемтә көчәйткечләре, радиостанцияләр һәм сугышчыларга Җиңү көненә бүләкләр кергән. Волонтерлар әйтүенчә, хәзер иң кирәкле әйберләр арасында дымлы сөлгеләр, тастымаллар, чәй, кофе, озак саклана торган тәм-томнар, консервлар һәм печенье бар.
«Гуманитар ярдәм җыюда өч штаб, шәһәрнең волонтерлар командасы, предприятиеләр, оешмалар, уку һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, авыл җирлекләре катнаша. Без аларга зур рәхмәт белдерәбез«, - дип сөйләде «Үзебезнекеләр өчен» штаб җитәкчесе Мәдинә Варфоломеева.
Соңгы йөк төяү ноктасы «Ышанычлы тыл» штабы булды. Анда бу инде 15 нче зур йөк дип хәбәр иттеләр. Ярдәмне Запорожье һәм Херсон өлкәләренә һәм госпитальләргә җибәрәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз