Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттән махсус операциягә чираттагы гуманитар конвой җибәрделәр
Махсус операция зонасындагы хәрбиләргә Әлмәт районыннан чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр.
Махсус хәрби операция уздыру зонасына 1232нче, 1234нче, 430нчы полктагы безнең сугышчылары өчен чираттагы гуманитар конвой китерелде.
Бу юлы гуманитар йөк составында – квардроцикллар, заманча элемтә чаралары, кулдан эшләнгән мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон көрәш системалары, шулай ук беренче чиратта кирәкле әйберләр, медикаментлар һәм эчке ким.

Хәрбиләр Әлмәттән күрсәтелгән ярдәмне тоюларын сөйләгән. Хәрбиләр белән сөйләшкән вакытта, аларның гаиләләре игътибарсыз калмавын әйттеләр. Кирәк булганда барлык туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтелә.
Әлмәттә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә торган гуманитар ярдәм штабы эшләвен дәвам итә. Ярдәм алу өчен көн саен 8 – 20 сәгатьләрдә 8 (8553) 26-01-01 телефонына шалтыратырга була.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз