news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән махсус операциядә катнашучыларның балалары Яңа ел сертификатлары алачак

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бәйрәм программасы һәм бүләкләр әзерләнгән. Нефтьчеләр урамы, 14 адресында урнашкан Балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә балаларны «Кышкы могҗиза турында әкият» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша көтә.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр балага, шул исәптән һәлак булган яклаучыларның балаларына да, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдиновадан бүләк сертификаты тапшырылачак.

Сертификат алу өчен һәр балага документлар пакеты тапшыру таләп ителә: гариза бирүченең паспорты, баланың районда яшәвен яисә теркәлүен раслаучы документ, туу турында таныклык, вәкил аша мөрәҗәгать ителгән очракта – вәкил вәкаләтләрен раслаучы, шулай ук хәрби хезмәткәрнең махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документ.

Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген барлык хакимият органнарының төп бурычы – илебезнең суверенитетын алгы сызыкта яклаучы сугышчыларга ышанычлы тыл тәэмин итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot