news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән махсус операциядә катнашучыларның балалары Чаллының «Саулык» лагеренда ял итәчәк

Әлмәттән махсус операциядә катнашучыларның балалары Чаллының «Саулык» лагеренда ял итәчәк
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Бүген Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 60 баласы Чаллыда урнашкан «Саулык» сәламәтләндерү лагерена китте. Смена 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә, шуларның берсе – 7-15 яшьлек балалар өчен юлламалар. Киләсе смена 2 декабрьдә башлана.

«Балалар биредә ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлеген ныгыта, уңай хис-кичерешләр ала һәм энергия туплый алачак. Лагерьда мәктәп программасы буенча белем алу процессы, иҗади мастер-класслар, спорт һәм ал чаралары, ачык һавада йөрү һәм дискотекалар оештырылган», - дип искәрттеләр хакимияттә.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(8553) 45-49-46 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100