news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән махсус операция зонасына ике мотоцикл һәм инженерлык җиһазлары җибәрделәр

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрделәр. Шәһәр активы 430нчы полк хәрбиләре соравы буенча барлык кирәк нәрсәләрне сатып алган: инженерлык җиһазлары, оештыру техникасы, офис урындыклары, канцелярия товарлары, техника өчен запас частьләр һәм майлау материаллары.

Әлмәттән җибәрелгән зур посылка составына ике мотоцикл да кергән. Шулай ук хәрбиләргә исемле посылкалар да тапшырылачак. Йөкне төяүдә волонтер студентлар ярдәм иткән.

«Тартмалар авыр булмады. Безгә махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү ошады. Аларга исән-сау өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын», - диде волонтер Тимур Тәмганов.

Узган атна азагында икенче машина 56нчы Һава-десант полкына киткән. Зур посылкага азык-төлек продуктлары, шешәләргә салынган су, кием-салым, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре кергән. Чылбырлы платформалар да салып җибәргәннәр. Шулай ук хәрбиләргә исемле посылкалар илтеп тапшырганнар.

Элегрәк «Татар-информ» Әлмәттә хәрби әзерлек курслары уза, дип хәбәр итте.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Марина Юрина катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100