news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар конвой илттеләр

Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар конвой илттеләр
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

«Хәрби туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге вәкилләре Юрий Максимов җитәкчелегендә алгы сызыктагы егетләребезгә чираттагы тапкыр гуманитар йөк илтте.

Хәрбиләргә иң кирәкле әйберләр: роботлаштырылган платформалар, газ баллоннары, мендәрләр, юрганнар, утыргыч-җәймәләр, җылы киемнәр, маскировка челтәрләре, шәхси гигиена чаралары, медицина кирәк-яраклары һәм азык-төлек продуктлары, шулай ук балалар ясап җибәргән рәсемнәр һәм кул эшләре тапшырылды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәрби егетләргә гирляндалар һәм уенчыклар белән бизәлгән тере чыршылар, шулай ук татлы күчтәнәчләр бүләк иттеләр.

«Хәрби туганлык» вәкилләре берничә хәрби частьтә, шул исәптән 430нчы полкта һәм 80нче полкның мотоукчы батальонында, «Төньяк» ирекле разведка-штурм бригадасында, «Шторм» штурм отрядында, Луганск Халык Республикасы Первомайск шәһәрендәге балалар йортында, Волноваха янындагы госпитальдә һәм «Батыр» исемле батальонында булды.

Хәрбиләр гуманитар ярдәмне оештыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәт белдерде. Алар Олеся Ягафарова җитәкчелегендәге 24 номерлы мәктәпкә, 36 номерлы балалар бакчасы һәм Татьяна Гудаковага, шулай ук «Швейбат» һәм Светлана Демидовага, «Хәрби туганлык»тагы барлык иптәшләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100