news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән махсус операция зонасына 11 миллион сумлык 8 тонна махсус йөк илтеп тапшырдылар

Әлмәттән махсус операция зонасына 11 миллион сумлык 8 тонна махсус йөк илтеп тапшырдылар
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына 33нче гуманитар конвой җибәрелде. 11 миллион сумлык 8 тонна махсус йөк формалаштырылды һәм биш бүлекчә – 1234нче полк, «Алга» исемле батальоны, 88нче бригада («Гранит» танк батальоны), 91нче бригада һәм 35нче бригада (аерым танк батальоны) өчен билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йөк составына радиоэлектрон көрәш өчен заманча системалар, автомобильләр, пилотсыз очучы аппаратлар, мотоцикллар, роботлаштырылган платформалар, шулай ук исемле посылкалар, азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары һәм медикаментлар кергән. Әлмәт волонтерлары шулай ук маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм хәрбиләргә балалардан хатлар тапшырды.

Йөкне җибәрүне махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтү төркеме җитәкчесе, мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләргә ярдәм итү штабы җитәкчесе урынбасары, районның шәһәр советы депутаты Вячеслав Колотовкин озата барды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов депутатларга, предприятиеләргә, «Ассоль» штабына, «Мегасети» штабына, шулай ук Инженерлык лицее балаларына һәм укытучыларына, ата-аналарга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100