Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттән махсус операция хәрбие Эльбрус тавына менәргә әзерләнә
Әлмәттән махсус операция хәрбие Артем Ванюков Эльбрус тавына менәргә әзерләнә. 21 майдан ул 4,1 мең метр биеклектә акклиматизация уза. Тауга менүгә рөхсәт инде алынган – ул Эльбрус биеклегенә 27 майдан 28 майга каршы төндә күтәрелергә планлаштыра.
«Мин хәзер 4,1 мең метр биеклектә, минем артымда – Эльбрус. Бүген төнлә менә башлыйбыз. Әлмәткә сәлам юллыйм, теләктәшлегегез өчен рәхмәт. Уңышлар теләгез! Монда һава искиткеч – чиста, саф, баш әйләнә», — дип уртаклашты Артем.
Хезмәттән тыш, Артем иҗтимагый тормышта да актив катнаша: ул «Батырлар» республика программасы катнашучыларының берсе, шулай ук бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр советына депутатлыкка тәкъдим ителә.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде.
«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Эльвира Шакирова катнашында әзерләнде.
Фото: Артем Ванюковның шәхси архивыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз