Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттән контрактчылар командасы махсус хәрби операция зонасына китте
Әлмәттән контракт буенча хезмәт итү урынына хәрбиләрнең чираттагы төркеме китте. Башка төбәкләрдән килгән ир-атлар хәрби хезмәткә контракт төзү өчен нефть шәһәрен сайлый. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Әлмәттән илнең төрле төбәкләреннән 13 кеше армиягә китте.
Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, Әлмәттә документларны рәсмиләштерү тәртибе максималь гадиләштерелгән. Бу процесс нибары өч сәгать вакыт ала. Моннан тыш, башка төбәкләрдән килергә теләүчеләр өчен яшәү мөмкинлеге бирелә һәм юл өчен түләнә, бу процедураны тагын да уңайлырак итә.
Акчалата тәэмин ителеш, ташламалар һәм социаль гарантияләрдән тыш, булачак хәрби хезмәткәрләр шулай ук беренче кирәк-ярак әйберләрен сатып алу өчен военторгка 20 мең сумлык сертификат алган. Мондый ярдәм район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән кертелде.
Әлмәттә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты Р.Фәхретдин ур., 11а адресы буенча урнашкан. Мәгълүматка 8 (8553) 43-63-92, 8-902-711-12-11 телефоннары буенча ачыклык кертергә мөмкин.
2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фото Әлмәт районы матбугат хезмәтеннән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз