news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән Бульдозер кушаматлы хәрби дәваланганнан соң кабат махсус операциягә китәчәк

Әлмәттән хәрби хезмәткәр Дамир Баталов (Бульдозер) махсус хәрби операция зонасында җиңелчә яралана. Әлмәтлеләргә яхшы билгеле булган хәрбинең язмышы турында туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Якташыбыз, без аның белән бергә берничә тапкыр гуманитар йөкләрне, Әлмәттән киткән фураларны озата бардык. Ул Әлмәттән барлык зур йөкләрне җибәрүдә катнашты. Хәзер ул госпитальдә дәвалана, аннары янә алгы сызыкка хәрбиләр янына китә, шул ук вакытта тиешле планлы ялдан баш тарта. Аның патриотизмы һәм активлыгы сокландыра», – диде район башлыгы.

Искәртик, Дамир Баталов Россия Кораллы көчләре белән өч елга контракт төзергә һәм быел август аенда махсус операция зонасына барырга карар кылды. Шәһәрдә ул Бульдозер кушаматын йөртә. Элек хезмәт иткәндә Купол булган. Дамир үзе бу кушамат аңа туры килә дип әйтә, чөнки ул гөмбәз кебек үз хәрбиләрен яклый.

Әлмәт районы башлыгы Дамирга нык сәламәтлек теләде, шулай ук барлык хәрбиләрнең исән-сау өйләренә кайтачакларына өмет белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100