news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән 430нчы полкка гуманитар йөк озатылган

Әлмәттән 430нчы полкка гуманитар йөк озатылган
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына, 430нчы полкка, 3,5 тоннадан артык гуманитар йөк озатылды. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде. «Әлмәт таңнары» шул хакта яза.

«Егетләрдән мобиль техника сорап ашыгыч сорау килде. Инициатив төркем ярдәмендә техника оператив рәвештә сатып алынды», - диде ул.

Шулай ук волонтерлар һәм районның битараф булмаган кешеләре тырышлыгы белән хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләрне җыярга мөмкин булды. Алар - медикаментлар, җылы әйберләр, кием-салым, гигиена чаралары, окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре һәм костюмнар, азык-төлек һәм исемле посылкалар.

«Эш дәвам итә. Хәрбиләр өчен кирәк булганның барысын да эшләүче волонтерларга рәхмәт әйтәсем килә. «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Ольга Илдуковага да зур рәхмәт. Ул яңадан кирәкле окоп шәмнәре җитештерүне оештырды», - диде район башлыгы.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot