news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән 14 яшьлек кыз ат спорты буенча Татарстан кубогын яулады

Ат спорты буенча Татарстан кубогын Әлмәттән 14 яшьлек кыз яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Полина Кулагина бәйге буенча республика ярышларының абсолют чемпионы булды.

Әлмәт ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче 14 яшьлек кыз үзенең партнеры халдор аты белән катлаулы дистанцияне бик яхшы узды. Алар бергәләп төбәкнең иң көчле атларын узып, җиңү яулады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot