news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттәге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре экскурсиягә барды

Әлмәттәге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре экскурсиягә барды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттәге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре Болгар шәһәренең музей-тыюлыгынңа экскурсиядә булды. Чарада һәлак булганнарның гаилә әгъзалары һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Сәфәр Әлмәт районы башкарма комитеты һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы социаль координаторлары ярдәмендә оештырылды. Бу атнада Зөягә бару планлаштырылган.

Гаиләләр оештыручыларга күрсәткән игътибарлары өчен зур рәхмәтләрен белдерә, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot