news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә зур боз шугалагы ачылды

Әлмәттә зур боз шугалагы ачылды
Фото: https://almet-rt.ru

Әлмәттә зур боз шугалагы ачылды. Ул элеккечә Нефтьчеләр мәйданында урнашкан. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Һава торышы әле кышкы булмаса да, махсус суыту системасы эремәскә мөмкинлек бирә. Айсматлар буйлап 11 тонна этиленгликоль йөри, температураны ике суыткыч тиешле дәрәҗәдә тота. Шуның аркасында термометр баганалары +10 градус күрсәтсә дә, шугалак эшли ала.

Беренче килүчеләр инде тимераякка басты һәм боз буйлап шудылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot