Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә заманча препаратлар белән бушлай вакцинация дәвам итә
Әлмәттә гриппка каршы прививкалар ясау кампаниясе дәвам итә. Медицина учреждениеләрендә җитәрлек күләмдә заманча вакциналар бар - «Утрикс квадри», «Флю-м» һәм «Совигрипп», алар агымдагы эпидсезонда иң актив дип фаразлана торган вирус штаммнарыннан саклану өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары».
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, эпидемиологик вазгыять аерым игътибар таләп итә. Агымдагы елның 10 аенда Әлмәт районында 171 грипп очрагы теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 28,6 процентка күбрәк.
Вакцинация мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында табиб яки фельдшер тарафыннан мәҗбүри каралганнан соң бушлай үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз