news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә заманча драматургия семинары башланды

Әлмәттә заманча драматургиягә багышланган өч көнлек семинар-интенсив үз эшен башлады. Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов үзенең авторлык методикасы нигезендә семинарда катнашучыларны туры мәгънәсендә кулларыннан тотып булачак пьесаларының контурын булдырырга өйрәтәчәк.

«Нәтиҗә буларак оештыручылар биш-алты яңа пьеса төрле театрларда сәхнәдә куелачак дип ышана», – диде Татарстан язучылар берлегенен Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр.

Аның әйтүенчә, Стәрлетамакта узган беренче семинарда алты кеше катнашкан булган, дүртесе пьеса язган, шуларның өчесе театрларда куелган инде.

Оештыручылар — Татарстан Язучылар берлеге, Әлмәт татар дәүләт драмтеатры, «Татнефть» хәйрия фонды.

Семинарда 19дан алып 57 яшькә кадәр 15 кеше катнаша. Араларында Кариев театрында «Куркак батыр» инсценировкасы куелган Лилия Гыйбадуллина, «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты Артур Ибраһимов, пьеса язып карарга хыялланып йөргән яшьләр бар. Болар — Нефть югары мәктәбе студентлары, «Татнефть» оештырган «Аулак» театраль мәйданчык артистлары, журналистлар, нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр, Әлмәт татар драмтеатры артистлары.

Семинар 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100