Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә заманча драматургия семинар-лабораториясе җиңүчеләрен котладылар
24 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында заманча драматургия семинар-лабораториясе җиңүчеләрен котладылар. Лауреатларны «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова һәм театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәбрикләделәр. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Әлеге проектны «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, Әлмәт татар драмтеатры бергәләп оештырды.
Заманча драматургия семинар-лабораториясенең «Дәвам» номинациясендә беренче урын «Төнге кояш балалары» пьесасы өчен Артур Ибраһимовка бирелде.
Шул ук «Дәвам» номинациясендә «Соңгы Маһиҗан» пьесасы өчен II дәрәҗәле лауреат дипломы Равил Сабырга, «Юшкын» пьесасы өчен III дәрәҗәле лауреат дипломы Резеда Хәертдиновага тапшырылды. Яр Чаллыдан шагыйрә Лилия Гыйбадуллина «Бәгърем» пьесасы өчен кызыксындыру премиясенә лаек булды.
«Дебют» номинациясендә үз гомерендә беренче мәртәбә пьеса язып караган авторларны бүләкләделәр. 1 урын — Бөгелмәдән Юлия Исмәгыйлева («Зеленая шапка» пьесасы), 2 урын — Айдар Ризванов («Подключение к жизни» пьесасы), 3 урын — Лилия Шакирова («Кадерлем» пьесасы). Түбән Камадан Айдар Нуриевкә «Балам» пьесасы өчен кызыксындыру премиясе бирелде.
«Лауреатларны ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларның пьесалары киләчәктә театр сәхнәләрен бизәр, тамашачыларга яңа хис-тойгылар бүләк итәр дип ышанабыз», – ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз