Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә заманча драматургия семинар-интенсивының икенче этабы августта дәвам итәчәк

Әлмәт театры базасында оештырылган заманча драматургиягә багышланган семинар-интенсивның икенче этабы август аенда дәвам итәчәк.
«Без 15-17 августта 2нче турга җыелабыз. Безнең 9 пьеса язылды. Бергә җыелып пьесаларның көчле һәм кимчелекле яклары турында фикер алышырбыз. Аннары авторлар пьесаларын эшкәрткәч, без аларны эскизлар өчен театрларга тәкъдим итәчәкбез», – диде Равил Сабыр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Семинар-интенсивның беренче туры 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр үткән иде. Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов үзенең авторлык методикасы нигезендә семинарда катнашучыларны булачак пьесаларының контурын булдырырга өйрәткән иде. Пьесаның идеясе, темасы, сюжеты, конструкциясе билгеләнде.
Икенче турдан соң камилләштерелгән пьесалар эскизлар ясау өчен Әлмәт, Туймазы, Минзәлә, Әтнә һәм башка театрларга тапшырылачак. Әлеге эскизлар 2-4 февраль көннәрендә жюрига тәкъдим ителәчәк.
«Бу эскизлар чын спектакльләргә әверелеп, театрларыбыз репертуарында урын алырлар дип ышанабыз», – диде Равил Сабыр.
- Оештыручылар: «Татнефть» ярдәме белән, Әлмәт театры, Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз