news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә юлларны ремонтлауга 343 миллион сум акча тотылачак

Әлмәттә юлларны ремонтлауга 343 миллион сум акча тотылачак
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәт һәм районның кайбер урамнары ремонтланачак. Республика казнасыннан һәм җирле, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан эшкә 343 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Хәзер эшләр Зифа Балакина урамында бара. Соңыннан Чернышевский урамында дәвам итәчәкләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Район башлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән өстәмә финанслау алуга ирешелде. Бу акчага күп балалы гаиләләрнең микрорайоннарында юлларга вак таш җәеләчәк.

Моннан тыш, авыл җирлекләрендә 10 урамны ремонтлау планлаштырыла. Эшчеләр Балакина, Чернышевский, Ләлә Садыйкова һәм Биләр («Дружба» микрорайоны), карьер (ДСРК), Нәүрүз (ДОСААФ), Урсалыдагы Горная һәм Түбән Мактамадагы Совестная урамнарына асфальт салачаклар. Шулай ук берничә урамда вак таш япмасын яңарту планлаштырыла. Исемлек белән район башлыгының Телеграм-каналында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot