Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качарга тырышкан байкерны тотканнар
Әлмәттә мотоциклчының социаль челтәрләрдә дан казанырга омтылуы штрафлар һәм махсус стоянка белән тәмамланган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-патруль хезмәте инспекторлары Гагарин урамында башына шлем кимәгән һәм пассажир утырткан кросс мотоциклы йөртүчесен күреп алган. Инспекторларның туктарга кушкан таләбенә буйсынмыйча, ул тротуарлар һәм ишегаллары буйлап качарга омтылган.
Полиция бүлегендә кагыйдә бозучыга 20 мең сумлык җиде беркетмә төзегәннәр. Мотоциклны махсус стоянкага озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз