news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Язмыш кәрваны» драмасының премьерасы узды

13 ноябрьдә Әлмәт татар драмтеатрында кыргыз режиссеры Уланмырза Карыпбаев ватандашы Казат Акматовның «Мөнәбия» әсәре нигезендә «Язмыш кәрваны» драмасын куйды. Әсәрне татарчага тәрҗемә итүче – Рәфкать Шаһиев.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр яңа сәхнә әсәреннән алган хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Миңа бөтен нәрсә дә ошады. Ошады гына түгел, исләрем-акылларым китеп, тын алырга да куркып карап утырдым. Бөтен зал шулай карады. Режиссер безне бер оҗмахка күтәргәндәй булды, шатланырга да өлгермисең, шунда ук тәмугъка төшереп җибәрә, аннары тагын кире күтәрә. Хисси таганда атындык дисәң дә була», – диде ул.

Спектакль барышында 16 артист сәхнәдән чыкмыйча ике сәгать буена диярлек уйныйлар. Алар ике дөнья тәшкил итәләр – гашыйклар һәм җәмгыять, ди ул.

«Әсәрнең идеясе турында әйтсәк, монда мәңге чишелмәслек конфликт: аерым бер шәхеснең җәмгыять (күпчелек) белән бәрелеше турында сүз бара», – диде Равил Сабыр

«Кыргызстанның халык артисты исеменә лаек булган Уланмырза Карыпбаев май аенда, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева чакыруы буенча Әлмәткә килеп, бу спектакльне куярга әзерлек башлаган гына вакытта, болай дигән иде. «Мин Чыңгыз Айтматовны һәм үзбәк язучысы Сәет Әхмәтне — башкорт театрында, Мостай Кәримне — кыргыз һәм казах театрларында, Аяз Гыйләҗевне — кыргыз театрында куйдым, хәзер кыргыз язучысы Казат Акматов әсәрен Әлмәттә куячакбыз», дип әйтүен искә алды Равил Сабыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot