news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшеренү урыны, изолятор һәм ризык китерү өчен лифтлы яңа балалар бакчасы ачылачак

Әлмәттә яшеренү урыны, изолятор һәм ризык китерү өчен лифтлы яңа балалар бакчасы ачылачак
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәтнең яңа микрорайонында якындагы атналарда заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Полянка» балалар бакчасы ачылачак.

Балалар бакчасын төзү нефтьчеләрнең торак инфраструктурасын үстерүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырылды.

Балалар бакчасы 164 балага исәпләнгән. Учреждениедә сигез төркем, шул исәптән ясле төркемнәре оештырылачак. Бинаның проекты мәктәпкәчә белем бирүне оештыруга һәм иминлеккә карата заманча таләпләрне исәпкә алып эшләнгән.

Балалар бакчасында уңайлы уен һәм йокы бүлмәләре, татар телен өйрәнү кабинеты, шулай ук логопед кабинеты бар. Барлык кирәкле җиһазлы иркен музыка һәм спорт заллары ясалган.

Сәламәтлек һәм иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән. Бинада изоляторлы заманча медицина блогы булдырылган.

Азык-төлек блогы катларга әзер ризык китерү өчен махсус лифт белән җиһазландырылган. Шулай ук балалар бакчасында кер юу бүлмәсе эшләячәк.

Подвал бүлмәләре барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Алар балалар һәм персонал өчен ышанычлы яшеренү урыны буларак файдаланыла алачак.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәр мохитенең сыйфатын арттыруга һәм гаиләләр өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.

Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot