news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Әлмәттә «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсының семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстаннан 49 балалар бакчасы һәм 48 тәрбияче катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Анда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Фәннәр академиясе президенты, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, техник фәннәр докторы, профессор Рифкать Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Минзәлә Закирова, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов бар иде.

«Минемчә, Татарстанда балаларга юлда иминлек кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнергә ярдәм итә торган бөтен система, уникаль укыту моделе төзелгән. Бүген бу инде бөтен республика дәрәҗәсендә системалаштырылган җиһазлар, методик материаллар, укыту программасы белән тәэмин ителгән, барлык учреждениеләр дә җәлеп ителгән», - дип сөйләде район башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында.

Тимур Нагуманов тәрбиячеләргә, педагогларга һәм барлык катнашы булган кешеләргә балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Ахырда «Яшел ут 2024»республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлмәт муниципаль районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе 62нче «Тирәк» балалар бакчасы авыл мәктәпкәчә учреждениеләре арасында 2нче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100