Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүчеләр җыйган гуманитар ярдәм билгеләнгән урынга барып җиткән
Әлмәттән 21 ноябрьдә гуманитар ярдәм төяп озатылган 2 нче машина билгеләнгән урынга барып җитте. «Алнас» заводы махсус хәрби операциядә катнашучы 56нчы десант-штурм бригадасы өчен җыелган барлык әйберләр (җылы киемнәр, медикаментлар, гигиена чаралары, газ баллоннары, балаклавалар, дизель мичләре, дизель генераторы, квадрокоптерлар, күпфункциональ пычаклар һ.б.) гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тулы күләмдә илтеп тапшырылды.
Шулай ук завод хезмәткәрләре кан тапшыру үзәгендә бер атнага 8 литрга якын кан тапшырды, ә җыелган акчага җылы киемнәр сатып алынды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Гуманитар ярдәмне җыюда авиация сәнәгате хезмәт ияләренең республика профсоюз комитеты да финанс ярдәме күрсәтте. Шулай ук Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы гуманитар ярдәм җыюда теләп катнашты. «Алнас»ның профсоюз комитеты «Римера-Алнас» ҖЧҖ хезмәткәрләренә, гуманитар ярдәмне җыюда катнашучы барлык әлмәтлеләргә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерә.
Саклану министрлыгыннан да әлмәтлеләр исеменә Рәхмәт хаты килде. Аны гвардия подполковнигы С.Г.Назаров имзалаган. Ул гуманитар ярдәм җыю кебек изге эштә катнашы булган барлык әлмәтлеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен юллый һәм һәркемгә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм Ватаныбыз иминлеге хакына уңышлы эшчәнлек теләп к
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз