news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләр хәрбиләр өчен 700 шәм ясаган

Әлмәт районында Иске Михайловка авылы халкы волонтер Гөлшат Фәттахова җитәкчелегендә ике көн эчендә 200 кг парафиннан 700 банка блиндаж шәм ясады. Тиздән аларны хәрбиләргә җибәрәчәкләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Искәртик, активист Фәттахова Тимур Нагумановка шәмнәр ясау өчен парафин сатып алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Шул вакытта тугыз волонтер штабы вәкилләренә 1,6 тонна балавыз тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot