news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясыйлар

Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясыйлар
Фото: https://almet-rt.ru/

Хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм туганнары да «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы һәм «Ватан сакчылары» фонды белән тыгыз элемтәдә тора. Әле менә күптән түгел «Ватан сакчылары» фондының Әлмәт бүлеге координаторы Ольга Ильдукова инициативасы белән «Нур» психологик ярдәм үзәгендә хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тормыш иптәшләре, якыннары белән якынча 160 җитештерелгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Парафин, банка, картон кебек кирәк-яракларны сатып та алдык, кешеләр үзләре дә алып килде. 20ләп кеше җыелдык та рәхәтләнеп чәйләр эчә-эчә, сөйләшә-сөйләшә матур гына эшләдек. Кыр шартларында, блиндажларда егетләргә якты булсын, җылы булсын дип тырыштык. Аннан алар шушы окоп шәмнәре ялкынында ашларын да җылыта алалар. Аз булса да күңелләрен күтәрәсебез килде инде», - диде шәм ясаучылар.

Шәм ясауда, тегү, бәйләү эшләрендә аеруча пенсионерлар активлык күрсәтә.

Элек зур предприятиеләрнең берсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Михаил Дмитриев турында да күпләр ишетеп беләдер, мөгаен. Әлмәтле кышкы сезон башлану белән солдатларга окоп шәмнәре әзерли башлаган иде инде. Аның куллары белән эшләнгән меңнән артык шәм 1232нче һәм 1234нче полк хәрбиләренә илтеп тапшырылды.

Михаилның тормыш иптәше Валентина да «Мегасети» штабында маскировкалау челтәрләре әзерләүдә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100