news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче ятимә кыз Александр Бастрыкинга фатиры булмавына зарланган

Әлмәттә яшәүче ятимә кыз аны закон нигезендә тиешле торак белән тәэмин итмәү мәсьәләсе буенча Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән.

Ул (аның асрамага алган күкрәк баласы да бар) 2021 елдан бирле махсус чиратта тора. Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә дә карамастан, кызга фатир бирүне гел сузып киләләр.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, килгән мөрәҗәгать буенча Татарстан Тикшерү идарәсендә процессуаль тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләре турында Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot