Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүче хатын кыз мошенникларга 9 миллион сумга якын акча күчергән
Әлмәттә яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз 2023 елның сентябрь ахырында мессенджерларның берсендә җиңел табыш алу мөмкинлеге турында белдерү тапкан һәм мошенникларга 9 миллион сумга якын акча күчергән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Эшкә керешкәнче, хатын-кызга телефонына берничә мобиль кушымта урнаштырырга һәм 100 доллар күләмендә акча кертергә кирәк булган. Инвестиция буенча процентларны исәпләүне тикшергәч, зыян күрүче үз хисабына күбрәк һәм күбрәк акча кертә башлый.
Һәр акча төрле банк счетларына күчерелә, әмма зыян күрүче бу хәйләдә шикләнми, чөнки аңа «финанс аналитигы» консультация бирә.
Хатын-кыз акчаны чыгармаска, ә капиталны арттырырга карар итә, нәтиҗәдә 13 көн эчендә төрле банклардан алты кредит ала, берничә кредит картасын куллана һәм хәтта 2,4 миллион сумлык гаилә акчасын да тота. Гомуми матди зыян 8,9 миллион сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз