news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз дүрт ел рәттән медикларны Яңа ел белән котлый

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз дүрт ел рәттән медикларны Яңа ел белән котлый
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз дүрт ел рәттән медикларны Яңа ел белән котлый. Пациент медперсоналга рәхмәт йөзеннән күңелне нечкәртерлек традициягә нигез салган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Дүрт ел элек ханым бер ай гинекология бүлегендә дәвалана, табиблар аны кайгырта. Хәзер ул ел саен аларны Яңа ел белән креатив котлый.

Бу юлы элеккеге пациент медицина учреждениесендә Гринч образында пәйда булып, яңадан медицина персоналын гаҗәпләндерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot