Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз өйдә тавыш бирде
Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз – 104 яшьлек Людмила Березова ТР Рәисе һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлауларда өйдә тавыш бирде.Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.
792 нче сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә барды. Быелның мартында Людмила Даниловна үзенең 104 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, һәм, яше өлкән булуга карамастан, ул тавыш бирү мөһим дип саный.
Мәктәпне тәмамлагач, ул геология-разведка идарәсенә эшкә урнаша, ләкин 1941 елның 22 августында мобилизацияләнә һәм Япон агрессиясеннән саклану өчен Ерак көнчыгыш чигенә озатыла. Алгы сызыкта ул, батырлык һәм тугрылык күрсәтеп, дүрт ел, ике ай һәм унтугыз көн үткәрә. Моның өчен аны II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм башка юбилей бүләкләре белән бүләклиләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз