news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 101 яшь тулган

Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 101 яшь тулган

Бүген, 6 декабрьдә, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт районының Мактаулы гражданины Николай Афанасий улы Федотовка 101 яшь тулган. Аны котларга Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, Ветераннар советы Рәисе Владимир Яшанин, шулай ук «Татбурнефть» компаниясе коллективы килде.

Кунаклар ветеран белән аралашты, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Николай Федотовка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

«Ветераннар – безнең горурлыгыбыз һәм әхлакый ориентирыбыз. Сезнең батырлыгыгыз, тырышлыгыгыз һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен күп буыннар рәхмәтле. Сезгә Әлмәт районында яшәүчеләр исеменнән нык сәламәтлек, тормыш сөючәнле һәм якыннарыгызның җылысын һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне телим», - диде Гүзәл Хәбетдинова.

Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot