Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүче бер ханым, оныгын коткарам дип уйлап, аферистларга акча күчергән
Әлмәттә яшәүче өлкән яшьтәге ханым полициягә мөрәҗәгать итә һәм үзенең аферистлар кармагына эләгүе турында сөйли. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Зыян күрүчегә башта «оныгы» шалтырата. Аннары трубканы тикшерүче ала һәм егетнең юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр итә. Һәлакәттә аның гаепле булуы һәм аңа төрмә янавы турында белдерә. Мәсьәләне 100 меңгә килешеп хәл итәргә тәкъдим итә. Акчаны алырга тикшерүченең хезмәттәше килергә тиеш була.
Куркып калган хатын акчаны пакетка сала һәм таныш булмаган кешегә биреп җибәрә. Шуннан соң гына ул якыннарына шалтырата һәм оныгының авариягә эләкмәвен белә.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз