news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчә гаилә рубин туйларын билгеләп үткән

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Гөлия һәм Илдуз Җамалиевлар рубин туйларын билгеләп үтте. Алар 1985 елның көзендә гаилә корып ике кыз үстерәләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Гөлия ханым мәктәптә утыз елдан артык эшләп, балаларга белем һәм тәрбия биреп лаеклы ялга чыга, бүгенге көндә җәмәгатьчелек эше алып бара.

Илдуз ага егерме елдан артык янгын сүндерүче булып хезмәт итеп, «Янгын сүндерүдә» күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә, озак еллар дәвамында төп эше белән бергә шәһәр Советы депутаты һәм Халык суды утырышчысы да була. Гаиләнең терәге булып ике кызына югары белем алдырып, укытучы һәм ветеринария медицинасы табибының яраткан әтиләре, өч оныкчыгының бабалары булып яши. Татнефть АЗС үзәгендә егерме елга якын газ эшләнмәләрен төзәтүче оста булып эшли, хәзер – лаеклы ялда.

Оныкларының олысы династияне дәвам итеп укытучы һөнәрен үзләштерә, уртанчысы хокук белгече булырга әзерләнә, иң кечесе җиденче сыйныфта һәм музыка мәктәбендә белем ала.

Замалеевлар гаиләсе дәүләткә хезмәт итеп, лаеклы дәвамчылар тәрбияли. Туган ягын яратучы, шәхесләрен хөрмәт итүче, эштән тәм табып яшәүче гаилә, дип хәбәр итә Әлмәт ЗАГСы.

news_right_1
news_right_2
news_bot